войтистать фаном
25

Фанклуб Салават Фәтхетдиновның

Салават Фәтхетдинов
Салават Фатхутдинов родился 10 января 1960 года в деревне Аксаит Татышлинского района Башкортостана.

Изгелек кылуда ярышыгыз!

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 6 яшьлек Мәрьям Мөхәммәтова операциягә мохтаҗ. Кызчык бер яшендә бик каты пешкәннән бирле ишетми һәм сөйләшә алмый. Башка балалар аның белән уйнамагач, хәрәкәтләр белән әнисенә мөрәҗәгать итә: “Нигә мин дә башкалар кебек түгел?” Башкалар кебек булыр өчен, бер миллион сум акча кирәк.

1 июнь – Бөтендөнья балаларны яклау көнендә “Изгелектә бердәм булыйк!” хәйрия концерты үтте. Максаты изге – Мәрьямгә ярдәм кулы сузу. Салават җыр театры, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе үткәргән бу концертны турыдан-туры эфирда телевизордан күргәнсездер дә, бәлки.

Сәхнәдә танылган җырчылар белән беррәттән 200дән артык бала чыгыш ясады. Җырчы, биюче балаларның аллы-гөлле костюмнарына сокланып утырдым. “Җырлы-моңлы балачак” фестивалендә катнашучылар, ягъни Мәрьямгә ярдәм итәргә алынучылар арасында кызчыкның яшьтәшләре дә һәм хәтта аннан да кечерәк балалар бар иде. Мәсәлән, 4 яшьлек Диана Лотфуллина, “Зиләйлүк” җырын башкарып, ирексездән елмаерга мәҗбүр итте. Бии-бии җырлаган кеп-кечкенә сабыйны читтән карап тору күңелле дә соң. Аны алкышларга күмделәр.

Шулай ук инде танылган җырчылар белән бергә җырлаучылар да булды. Әйтик, Түбән Кама шәһәреннән килгән Руслан Уланов Салават белән бергә җырлау хакында күптән хыялланган икән. Церебраль паралич белән авыручы бу баланың хыялы тормышка ашты. Залда утыручыларның берсе дә бу күренешкә битараф калмагандыр, мөгаен. Яр Чаллы шәһәреннән килгән Лилия Хәнифова да Римма Ибраһимова белән бергә җыр башкарды. Әлеге 13 яшьлек кызның күзләре күрми. Шуңа карамастан ул да Мәрьямгә ярдәм итү өчен бирегә килгән. “Байлык ул беркайчан да җитми. Аны үзең белән алып китеп булмый, мөмкинлегең булганча кешегә ярдәм итәргә кирәк”, - диде Римма Ибраһимова.

Менә бик зурлап тагын бер “җырчыны” игълан иттеләр. Сәхнәдә Рөстәм Салават улы Фәтхетдинов! Менә әкәмәт: ул да әтисе эзләренә басып килә. Ләйлә Дәүләтова шигыренә язылган җырлар җырлый башлаган.

Флера апа Сөләйманова да әлеге чарадан читтә калмаган. Белүемчә, Флера апага изгелек төшенчәсе гаять якын. Дүрт балалы иргә кияүгә чыгып, аларны аякка бастырган хатын-кызның үзе хакында ук “изге” дияргә кирәктер, бәлки?!

Биредә Русиянең төрле почмакларыннан килгән балалар чыгыш ясады. Мәсәлән, Ульяновск, Әстерхан, Чайковский шәһәреннән килгән кызлар шулкадәр чиста татарча җырлый, сөйләшә, исең китәр. Римма Ратникова чыгыш ясаган кызларга бүләк тапшырганда болай диде: “Русиядә татар булу җиңелме, дибез. Менә шушы чит төбәкләрдән җыелган балалардан сорарга кирәк. Әлеге талантлы балалар Русиянең башка почмакларында татар мәдәниятен тарата, үстерә...”

Тәнәфес вакытында Салават Фәтхетдиновның биографиясе язылган буклетлар сатылды. Моменталь лотерея формасында. Аласың да билгеле бер урынындагы буявын кырасың – һәрберсеннән бүләк чыга: футболка яисә компакт-диск. Хәйрия тартмалары яныннан да халык өзелмәде.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә: “Изгелек кылуда бер-берегез белән ярышыгыз”, - диелгән. Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән халык мәкален дә ишеткәнегез бардыр. Бүген бик күпләр безнең ярдәмгә мохтаҗ. Башкаларның кайгысына битараф булмасак һәм мохтаҗ кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде!
Автор: linarko Администратор
1406 просмотров от 24 августа, 2010, нет комментариев
Нравится

Комментарии:

Написать свой комментарий
здесь пока нет комментариев, вы можете написать первый...